Чирмешәндә узучы әлеге бәйгедә Кама аръягының җиде районы вәкиле җиңү өчен ярыша. Берсеннән-берсе сылу һәм чибәр кызлар тапкырлык-зирәклектә, сәхнә осталыгында, уңганлыкта сынашалар. Алар дефиледа катнаша (татар халык киемнәрен күрсәтәләр), музыкаль номер белән чыгыш ясыйлар, үзләре әзерләгән татар халык ашларын тәкъдим итәләр.