Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков республика агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләү турында сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Наил Залаков хәбәр иткәнчә, бүген аграр ссузлар һәм югары уку йортлары белем бирү процессын заманчалаштыралар, заманча җитештерүгә якын шартларда студентларны өйрәтәләр. Мәсәлән, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары «Заиковский» ҖЧҖенең укыту-җитештерү мәйданчыгында практика узалар. Студентлардан тыш, иң яңа авыл хуҗалыгы техникасын төзү һәм эксплуатацияләү буенча укытучылар да белем ала.
"Югары уку йортлары, үз чиратында, студентларны гамәли әзерләүдә һәм белем бирү процессын цифрлаштыруда үз үсешләрен күрә", - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгече.
Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студентлары төрле авыл хуҗалыгы предприятиеләренә практик дәресләргә алып баралар. Кадрларны яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү программалары эшләнә. 2019 елда 512 белгеч белем алды. Агымдагы елда 500 дән артык белгечне укыту планлаштырыла.
«Август-Мөслим " ҖЧҖ белән берлектә «Игенчелек академиясе» белем бирү проекты кысаларында практик юнәлешле уку-укыту программасы гамәлгә ашырыла. Укыту ел дәвамында уза һәм бөтен җитештерү циклын үз эченә ала. Тыңлаучыларның гомуми саны 150 дән артык кеше тәшкил итә.
«Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ белән берлектә «Кооператив идарәче»квалификация күтәрү курслары оештырылды һәм гамәлгә ашырыла. Курсларны тыңлаучыларны республикадан гына түгел, Россиянең 9 субъектыннан да җәлеп иттеләр. Курсларны алга таба дәвам итү дистанцион технологияләр кулланып, авыл җирлекләре җитәкчеләрен җәлеп итеп планлаштырыла.
Республикада шулай ук Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты да өстәмә белем бирү буенча зур эш алып бара. Быел уку программалары авыл хуҗалыгы җитештерүенең заманча чынбарлыгын исәпкә алып төзелде.