Әлки районыннан Алия Мөхәммәткәримова Татарстанның иң яхшы әйдаманнары арасында

2020 елның 10 марты, сишәмбе

 

Республиканың 42 районыннан 51 әйдаман үз осталыкларын күрсәтте. Әйдаманнар отрядлар белән эшләүнең автор сценарийларын тәкъдим иттеләр, бәйге биремнәрен үтәделәр, шул ук вакытта үзләренең оригиналь тәкъдимнәрен дә керттеләр.

 

Татарстанның 22 авыл районы арасында Әлки, Кукмара һәм Саба районнары җиңүче булды. Җиңүчеләрне майда Казанда бүләкләячәкләр. Тантаналы бүләкләү чарасында Алия Мөхәммәткәримова да катнашачак.

 

Яшь әйдаманны бәйгегә укытучы Алия Зәйдуллина әзерләде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International