Әлки районы: Сиктермә-Хузангайда бер үк вакытта 20 йорт төзелә

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

“Строитель и К” оешмасы Сихтермә-Хузангай авылында 20 яңа өй төзү белән мәшгуль.

Һәркайсының мәйданы 74,15 квадрат метр булган өч бүлмәле бу өйләрнең нигезләрен көздән үк, җылы, коры вакытта салып калдырганнар. Ә хәзер инде өйләрнең түбәләре ябылган, аларны газга, электрга тоташтыралар. Җылыту, сантехника җиһазларын Равил Вәлиев белән Фоат Билалов эшләп чыккан. Илсур Гәрәев бригадасы өйләр эчендәге башка эшләрне төгәлләп килә. Ә “Әлки-Спецстрой” һәм “Энерготехсервис” җәмгыятьләре өйләрне газга һәм электрга тоташтыру белән шөгыльләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International