Күрше Ульяновск һәм Самара өлкәләрендә кыргый кабаннар арасында африка чумасы барлыкка килүе ачыкланды.
Шуңа күрә ветеринария белгечләре әлкилеләрне бу чиргә карата игътибарлы һәм сак булырга өндиләр. Ферма территориясендә, азык базасы кабаннар барлыкка килсә, бу хакта шунда ук ветеринария хезмәтенә яки аучыларга хәбәр итәргә кирәк, ди районның баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин. Ул дуңгызлардагы африка чумасы дәвалануга һәм профилактикага бирешми, хайваннарның үлеме 100 процентка җитә, дип кисәтә.
Йогышлы авыру ешрак йорт һәм кыргый дуңгызларга зыян сала. Чума вирусы физик һәм химик йогынтыга тотрыклы, термик эшкәртүгә дучар ителмәгән дуңгыз продуктларында саклана. Авыру азык, тирес, үләксә аша, шулай ук сәламәт хайван талпаннары аша бирелә. Сак булыгыз, куркыныч авыру.