Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ленар Әһлиуллин һәм Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Ирина Мамбетова «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел»юбилей медальләрен тапшырдылар. Медальләр рәхмәт сүзләре һәм нык сәламәтлек теләп тапшырылды.