Әлки районының “С.М.Лисенков исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музее” МБУК хезмәткәрләре “Әлки районының үткәне һәм бүгенгесе” темасына тематик лекция белән Әлки муниципаль районының “Яңа Салман урта мәктәбе” МБББУсе педагоглары һәм укучылары алдында чыгыш ясадылар. Музей хезмәткәрләре районның мәгариф һәм үсеш тарихы, җитәкчеләр, танылган шәхесләр, фотокүргәзмә, презентация һәм «Әлки районы»фильмы белән таныштырдылар. Чара ТАССРның 100 еллыгы, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм Әлки районы оешуга 90 ел тулу кысаларында узды.