14 мартта 11:00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Ачык ишекләр көне уздырачак.
Бу көнне абитуриентлар һәм аларның ата-аналары университет җитәкчелеге белән очраша, әзерлек юнәлешләре белән таныша һәм 2020 елда кабул итү үзенчәлекләре турында белә алачак. Укудан соң авыл җирлегенә эшкә кайтырга теләүче балалар өчен укытуның максатчан программалары һәм вузны тәмамлаучыларга һәм студентларга дәүләт ярдәменең башка чаралары турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле сөйләячәк.
Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Ферма-2 ур., 53.