Бүген Татар Әхмәте авылында яшәүче - Ягудин Саҗидә Фәхретдин кызы - тыл хезмәтчәне - 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны шундый матур бәйрәм белән котларга район башлыгы Александр Никошин, Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Ирина Мамбетова, район ветеран-пенсионерлар оешмасы рәисе Ришат Хәлиуллин килде. Россия Президентыннан котлау хаты, шулай ук 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы юбилей медале һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.