Әлки районында юлларны ямау эшләре башланды

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

“Алексеевскдорстрой”ның Әлки участогы эшчеләре юллардагы чокырларны ямауга керештеләр.Моңарчы алар юлларны тигезләү өчен салкын асфальт кулландылар һәм барлыгы 130 квадрат метр мәйданны ремонтлап-ямап куйдылар.

Ә 9 марттан юллардагы чокырларга кайнар асфальт түши башладылар. Кайнар асфальт термоконтейнерда китерелә, аның температурасы 120-140 градуска җитә.

  • Мондый масса белән сак эш итәргә кирәк. Шуңа да эшчеләр инструктаж үттеләр, куркынычсызлык кагыйдәләре буенча имтихан тапшырдылар. Алар махсус киемнәр белән тәэмин ителгән”,–диде участок мастеры Рифат Зәйдуллин ул.

 

Өч көндә барлыгы 40 тонна асфальт салып, юлларны рәткә китерделәр эшчеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International