"Онытылмас еллар"

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

ТР Әлки муниципаль районы “С.М.Лисенков исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музее” МБУК хезмәткәрләре Әлки районының Югары Әлки авылында туып-үскән РФ атказанган, ТР халык артисткасы Рузия Идиятулла кызының 70 еллык юбилеена багышланган “Онытылмас еллар” дигән чара үткәрделәр. Чарага Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 8 сыйныф укучылары чакырылган иде. Музей хезмәткәрләре татар театрының барлыкка килү тарихы, Р.Мотыйгуллинаның тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар, аның катнашындагы спектакльләрдән өзекләр күрсәттеләр. Чара ТАССРның 100 еллыгы һәм Әлки районының 90 еллыгы кысаларында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International