Түбән Кәчи авыл китапханәсе сәламәтлек сәгате үткәрде

2020 елның 13 марты, җомга

Түбән Кәчи авыл китапханәсе “Без тормыш сайлыйбыз” дигән наркоманиягә каршы көрәш көненә багышланган сәламәтлек сәгате үткәрде. Китапханәче үсмерләргә зарарлы гадәтләрнең начар йогынтысы турында сөйләде, ничек итеп аның корбаны булмаска кирәклеген аңлатты. Алга таба яшь укучылар “Безнең сәламәтлегебез - милләт сәламәтлеге” дигән викторинада катнаштылар.  Чара видеопрезентация күрсәтү белән үрелеп барды.  Анда 7 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International