Югары Әлморза мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Яз төсләре” дигән рәсем конкурсы үткәрделәр. Һәр бала рәсемне язны ничек күз алдына китерсә, шулай ясады. Рәсемнәр матур һәм якты килеп чыкты.