Татарстанда волонтерлар ил Конституциясенә кертелә торган үзгәрешләрнең асылын аңлатачак

2020 елның 13 марты, җомга

Конституция волонтерлары кертелә торган үзгәрешләр буенча аңлатмалар бирәчәк. Бу проектны ничек тормышка ашыру турында Яшьләр эшләре буенча министрлыгында сөйләделәр.

Яктырту чараларын "Конституция волонтерлары" Бөтенроссия иҗтимагый корпусы штабы оештыра.

Кешеләр күпләп җыела торган урыннарда 30дан артык нокта җәелдереләчәк. Төп чаралар Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә, Бөгелмәдә, Яшел Үзәндә, Алабугада һәм Чистайда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International