Түбән Кәчи авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдагы балалар һәм яшүсмерләр өчен “Без тормыш сайлыйбыз” дигән тематик чара үткәрделәр. Чара барышында укучылар наркотиклар китерә торган куркыныч белән таныштылар, наркотиклар куллану нәтиҗәләрен тикшерделәр һәм анализладылар, төрле ситуацияләрдән дөрес чыгу юлын эзләделәр, сәламәт яшәү рәвешенә багышланган шигырьләр, такмаклар башкардылар