Татарстан Президенты тарафыннан республикада коронавирус үтеп керү куркынычы янау сәбәпле, махсус режим кертелде

2020 елның 13 марты, җомга

Әлеге режим массакүләм чараларны чикләү һәм дәүләт хезмәткәрләренең чит илгә командировкаларын кичектерүне үз эченә ала.

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән коронавирусның таралуына каршы көрәш буенча республика штабы тарафыннан 15 апрельгә кадәр махсус санитария-эпидемиология режимы кертү турында карар әзерләнде.

 

«Халыкара спорт чаралары санитар-эпидемиологик вазгыять яхшырганчы кичектерелде, спорт матчлары тамашачылардан башка гына үткәреләчәк, мәдәни чаралар башка вакытка күчерелде. Планлаштырылган гастроль концертлары оештыручылар куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен барлык таләпләрне катгый үтәгән һәм тамашачыларның сәламәтлеге өчен шәхсән җавап биргән очракта гына үткәреләчәк», - дип искәртте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

 

Барлык республика халкын илдән читкә чыгудан тыелырга чакырабыз. Әти-әниләрнең игътибарын аеруча зурлыйбыз. Алда торган язгы каникуллар уңаеннан, Балаларның сәламәтлеге өчен, чит илләргә чыгулардан баш тартырга киңәш итәбез. Инфекция очраклары теркәлгән территорияләрдән кайткан кешеләргә нинди илгә, кайчан баруыгыз һәм кайчан кайтуыгызны әйтеп, Роспотребнадзор хезмәткәрләренә хәбәр итәргә кирәк.

 

Үзегездә хәлсезлек тойсагыз (температура күтәрелсә, күкрәк һәм баш авыртса) табибка киңәш сорап мөрәҗәгать итегез.

 

Шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәргә: көн дәвамында кулларны юарга, көн саен душ керергә, эштә бүлмәләрне җилләтергә, эш урынын җыештырырга, кеше күп йөри торган урыннарда һәм транспортта битлек кияргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International