Әлки районында өч атна дәвамында Казанның мобиль сырхауханәсе эшләде

2020 елның 14 марты, шимбә

Әлки районында өч атна дәвамында Казанның мобиль сырхауханәсе эшләде

Республика клиник хастаханәсенең табиблар бригадасы белән күчмә сырхауханәсе  Яңа Алпар, Иске Чаллы, Чуаш Кичүе авыл җирлекләрендә эшләде һәм якын-тирә авылларда яшәүче 400гә якын әлкилегә хезмәт күрсәтте.

Авыл халкының сәламәтлеген тикшерүгә һәм квалификацияле медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән әлеге программа «Сәламәтлек» һәм «Демография» милли проектлары нигезендә гамәлгә ашырыла.

 

«Мобиль сырхауханәсе» программасы республикада узган елда эшли башлады. РКХ табиблары көзен Юхмачы, Хузангай, Салман кустларында яшәүчеләрне кабул иттеләр. Халык табиблар эшеннән канәгать калды, шуңа күрә район җитәкчелеге яңадан күчмә сырхауханәсен чакырды. Узган атнада, мобиль сырхауханәсе Чуаш Кичүендә эшләгәндә, без анда булдык һәм аның ничек эшләвен белдек.

Сырхауханәдә пациентларны кардиолог, эндокринолог, невролог, хирург-онколог һәм башкалар кебек тар профильле белгечләр кабул иттеләр. Дүшәмбе һәм сишәмбе окулист, чәршәмбе – гинеколог, атнага ике көн УЗИ табибы килде.

Пациентларны Казан табибларына җибәрү турындагы карарны безнең дәвалау табиблары кабул итә. Бу нигездә исәптә торучы хроник авырулар, диспансеризациянең беренче этабында тар белгечләрдә өстәмә тикшерү зарурлыгы ачыкланган авырулар.

– Без, нигездә, авылның өлкән яшьтәге, ялгыз яшәүче, аз керемле шәһәр табибларында булу мөмкинлеге булмаган кешеләренә медицина ярдәме күрсәтәбез. Авылга килергә җыенганда бу хакта алдан ук кисәтәбез, - ди Республика клиник хастаханәсенең мобиль сырхауханәсе җитәкчесе Илфак Ярмиев.

Кешеләрне күчмә сырхауханәсенә алып бару оештырылды. Алар табиб амбулаториясенең җылы бинасында табибка чират көтәләр. Анализларны һәркем район хастаханәсендә тапшыра, шунда ук ЭКГ да уза. Казан табибына әзер нәтиҗәләр белән киләләр. Һәр пациентны берничә белгеч кабул итә. Әгәр тагын да җентеклерәк тикшерү кирәклеге ачыкланса, авыруны мобиль сырхауханәсендә булган лабораториягә яки Узигә анализлар бирү өчен җибәрәләр. Кемдер өстәмә тикшерү өчен Казанга юллама ала, кемдер район хастаханәсенә дәваланырга китә. Һәр тикшерелүчегә ачыла торган карта РКХдә саклана. Атна дәвамында карта хуҗасы алдан язылмыйча да табибка килә ала.

Мобиль сырхауханәсендә һәркем авыруларга бик игътибарлы, белгечләрнең күбесе татар телендә дә, рус телендә дә сөйләшә.

– Без кешеләргә максималь файда китерергә, һәр кешенең хәленә керергә, квалификацияле медицина ярдәме күрсәтергә тырышабыз. Бервакыт безгә 80 яшьлек әби килде. Аяклары нык авырта, баскычтан күтәрелә алмый. Шуңа күрә безнең табиблар аны амбулатория бинасында кабул иттеләр, кирәкле дәвалау билгеләделәр, – ди Илфак Ярмиев.

Кем белән сөйләшә алган һәр кеше медицина ярдәменең мондый төрен хуплавын әйтте.

- Мин эндокринолог янында булдым. Ул мине шулай яхшы кабул итте, хәлем турында җентекләп сорашты. Күптән таныш кешеләр кебек сөйләштек. Мин кирәкле рекомендацияләр алдым, - ди Борискинодан Раиса  Самарина.

Иске Әнҗерәдән Әминә Һәм Наилә Җәләлетдиновлар эндокринолог, кардиолог, невролог янында булганнар. «Казан табибларының авылларга килүләре һәм авыруларны бушлай кабул итүләре бик яхшы. Ешрак килсеннәр", - диләр алар.

- Картая барган саен, сәламәтлегең шулкадәр зәгыйфьрәк. Берничә табиб янында булдым. Мине бик яхшы кабул иттеләр, минем белән ягымлы сөйләштеләр. Казанның үзеннән авылга килгән өчен рәхмәт аларга, - ди Чуаш Кичүеннән Наилә Шакирова да.

– Мобиль сырхауханәнең табиблары көн саен 50-60 кеше кабул иттеләр. Моннан тыш, пациентларның һәркайсы берничә белгеч янында булды. Тар профильле югары квалификацияле табибларга мохтаҗ кешеләр аз түгел. Тикшерү барышында төрле авырулар да ачыкланды. Хәзер безнең пациентлар Казаннан табиблар билгеләгән дәвалауны алалар. Авыл халкы бик канәгать. Республика җитәкчелеге,  мобиль сырхауханәсен уйлап табып, бик әйбәт эшләде, - дип белдерде Яңа Алпар ФАП мөдире Сания Гыйматдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International