2020 елның 14 мартында район мәдәният йорты хезмәткәрләре Нурлат районында Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Г.Тукай Дәүләт премиясе лауреаты, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены кавалеры Авзалова Әлфия Авзал кызы исемендәге II Халыкара фестиваль - конкурста катнаштылар. Безнең районны фестиваль-конкурста солист Садыйков Рифат Фоат улы һәм район мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Сөмбелә» вокаль триосы тәкъдим итте.