"Үзенчәлекле очрашу"

2020 елның 15 марты, якшәмбе

"Базарлы Матак урта мәктәбе" МБББУендә 4 "В" сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесенең беренче укытучысы - Шәйхетдинова Радия Шәфигулла кызы (Шәфыйк кызы) белән чираттагы "Үзенчәлекле очрашу"ы булып узды.  Радия Шәфыйк кызы укучыларны үзенең искиткеч сөйләме, гаҗәеп сөйкемлелеге,  эрудициясе, югары эчке мәдәнияте, акылга сыймаслык энергетикасы һәм эчке көче белән шаккатырды. Балалар аны кызыксынып һәм йотлыгып тыңлап кына калмадылар, үзләре дә әңгәмәгә кушылдылар. 

Радия Шәфыйк кызы укучыларга һөнәр сайлаганда үз киңәшләрен һәм теләкләрен дә бирде. ️«Интернетта азрак утырыгыз, табигатькә һәм бөтен тереклеккә күбрәк кушылыгыз", - дип тәмамлады "Үзенчәлекле очрашу"ын Радия Шәфыйк кызы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International