"Җир сәгате" акциясе

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Ел саен Бөтендөнья кыргый табигать фонды башлангычы белән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республика территориясендә «Җир Сәгате» халыкара акциясен үткәрә, ул төрле дәүләтләрдә яшәүчеләрнең энергия һәм ресурсларны саклау проблемаларын хәл итүдә теләктәшлеген гәүдәләндерә.

Шуңа бәйле рәвештә, Әлки муниципаль районы территориясендә оешмалар һәм предприятиеләргә әлеге акцияне үткәрүдә ярдәм итәргә һәм 2020 елның 28 мартында шимбә көнне 1 сәгать (20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр) административ биналарны архитектур-декоратив яктырту, шулай ук гражданнарның тормыш эшчәнлеге иминлеген тәэмин итү белән бәйле булмаган башка объектларның утларын һәм электр җайланмаларын сүндерергә тәкъдим итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International