Әлки районы укучылары “Тамчы-шоу”да катнаштылар

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Яңа Салман мәктәбе укучылары “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалының “Тамчы-шоу” дип исемләнгән интеллектуаль уенында катнаштылар.

Кызларның көндәшләре Буа районыннан булып, ике команда да тигез санда очко җыялар һәм уенны 23:23 исәбе белән тәмамлыйлар.

Өч этаптан торган уенда безнең кызлар тирән белемле икәнлекләрен, татар телен әйбәт белүләрен күрсәттеләр. Аларны уенга Яңа Салман мәктәбенең татар теле укытучысы Сирень Мөхәммәткәримова әзерләгән.

Уенны телеканалның алдагы тапшыруларында карап булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International