Коронавирус белән бәйле хәл көн саен, хәтта ешрак үзгәрә.
Кичә, 17 мартта, Татарстанда бер кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланды. Ул француз, күрәсең, чирне үз ватанында йоктыргандыр. Авыру Казанның йогышлы авырулар хастаханәсенә урнаштырылган.
Кичә мәктәпләргә кагылышлы яңалык игълан ителде. Язгы каникуллар берничә көнгә иртәрәк башлана.
* Укучылар язгы каникулларга пәнҗешәмбе, 19 март көнне китәчәкләр. Каникуллар вакытында балалар белән экскурсияләр үткәрмәскә, массакүләм чараларда катнашмаска киңәш ителә. Элек әйткәнебезчә, мәктәпләрдә дистанцион укытуга күчү буенча эш алып барыла, - диде безгә район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сурия Вәлиева.