Әлки районының Ташбилге авылында клуб ремонтланачак, обелиск төзеләчәк

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Быел Ташбилге мәдәният йорты бинасына капиталь ремонт ясалачак.

Эшләрне башкару Рәшит Мөхәммәтшин җитәкләгән «Строитель и К» оешмасына йөкләнгән. Төзүчеләр инде эшкә керештеләр. Ремонтны алар бинаның түбәсен сүтүдән башладылар, аны яңадан ябалар.

Авылда Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә обелиск төзергә җыеналар. Обелиск авылның Үзәк паркында барлыкка киләчәк. Обелиск проекты буенча мемориаль такта куелачак, анда сугышка киткән,  исән-сау әйләнеп кайткан һәм Ватан өчен гомерләрен биргән ташбилгелеләрнең исемнәре язылачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International