Аппак авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Хәйруллина Фатыйма Кәлимулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны котларга район башлыгы Александр Никошин, Аппак авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббарова, район ветеран-пенсионерлар җәмгыяте рәисе Ришат Хәлиуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алмаз Хәмитов килделәр. Россия Президенты исеменнән котлау хаты һәм «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медале, истәлекле бүләк тапшырылды. Нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр