Коронавирус мәдәният тармагы эшчәнлегенә дә үз төзәтмәләрен кертте.
19 марттан республиканың барлык мәдәният учреждениеләрендә массакүләм чаралар күчерелә яки үткәрелми.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина сүзләренә караганда, клублар, китапханәләр һәм музейлар эшли. Аларда күп кеше катнашындагы чаралар гына күчерелә, түгәрәкләр эшен туктата. Музыка мәктәбендә балалар белән аерым шөгыльләнәчәкләр.
- Чаралар үткәрелмәсә дә, мәдәният хезмәткәрләре эшсез утырмаячак. Барлык торак пунктларда да Бөек җиңүнең 75 еллыгына әзерлек бара. Клуб һәм китапханә хезмәткәрләре бәйрәм митингларында сәхнә тамашаларында чыгыш ясарга әзерләнәләр. Сугыш һәм тыл ветераннары өйләренә барып "бер тамашачы" концертлары дәвам итә. Моннан тыш, безнең хезмәткәрләр Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәлләрне һәм стелаларны ремонтлау һәм төзекләндерү белән дә шөгыльләнәчәкләр, - ди Рәсимә Гайфуллина.
Март аенда район мәдәният йортында Чуваш дәүләт драма театры чыгыш ясарга тиеш иде. Аларның спектакле май аена күчерелде. Димәк, сатып алынган билетлар гамәлдә булачак. Нияз Җәләлов концерты, Әлки якташлыгының март ахырына Казанда планлаштырылган очрашуы да соңракка күчерелә.
15 апрельгә кадәр спорт чараларын үткәрү туктатыла. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илмир Шәфиев сүзләренә караганда, хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча район турниры, өстәл теннисы, йөзү ярышлары соңракка вакытка күчерелә. Йөзү бассейны шулай ук вакытлыча халыкны кабул итми.
Мәктәпләрдә язгы каникуллар берничә көнгә иртәрәк-19 мартта башланды. Алар 31 мартка кадәр дәвам итәчәк. Каникуллар вакытында балаларны шәһәр буйлап экскурсиягә алып барырга, аларны күпсанлы катнашучылар белән чараларга җәлеп итәргә киңәш ителми.