Әлки районы өчен "Татарстанның 100 легендар бренды" рейтингында тавыш бирегез

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

“Татарстанның 100 легендар бренды” рейтингының икенче этабы башланды.

Беренче этапта райондашларыбыз һәм якташларыбыз, күренекле чуаш шагыйре Петр Хузангай өчен тавыш биреп, рейтингта аның беренче урынга чыгуына иреште.

Икенче этапка районыбызның 11 предприятиесе һәм учреждениесе кертелгән. Әлегә әлкилеләр өчен 400 гә якын тавыш тупланган.

Күңелегезгә ошаган предприятие, учреждениеләр өчен тавыш бирүдә катнашуыгызны сорыйбыз. Моның өчен “100 легендарның брендов Татарстана”  сайтына кереп, Әлки районын табарга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International