Әлки районы оешмаларында гражданнарны кабул итү буенча чикләүләр кертелә

2020 елның 1 апреле, чәршәмбе

Бу коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау максатларында эшләнә

30 марттан 3 апрельгә кадәр Татарстанда күп функцияле үзәкләр элек кабул ителгән әзер документлар бирү өчен генә эшләячәк. Документлар кабул ителмәячәк. Гадәти режимда учреждениенең Колл-үзәге эшләячәк, аның хезмәткәрләре гражданнарга 8(843)222-06-20 телефоны буенча кирәкле консультацияне күрсәтәчәкләр.

Паспорт, машина йөртү таныклыгы, төрле белешмәләр һәм өземтә алу кебек беренче чиратта кирәкле хезмәтләрне алу өчен сорауларны дәүләт хезмәтләре Порталы аша электрон рәвештә бирергә мөмкин. Шул ук вакытта мондый хезмәтләр артыннан КФҮкә мөрәҗәгать итү зарурлыгы юк.

 

Республика матди ярдәм үзәгенең Әлки район бүлекчәсенә дә дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Социаль ярдәмнең аерым төрләренә гаризаны почта аша, шулай ук ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы uslugi.tatarstan.ru.аша бирергә мөмкин.  Бу сораулар буенча консультацияне 8(84346)20-8-94 һәм 8(843)563-14-91 «кайнар линия» телефоннарына шалтыратып алырга мөмкин. mailto:alk.7@tatar.rumailto:kzn.rcmp@tatar.ruШулай ук бүлекнең alk.7@tatar.ru электрон почтасына яки республика матди ярдәм үзәге почтасына kzn.rcmp@tatar.ru почтасына  язмача мөрәҗәгать җибәрергә мөмкин.

 

30 марттан башлап Татарстан Пенсия фондының республика идарәләрендә кабул итү бары тик алдан язылу һәм бары тик РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында дистанцион рәвештә шәхси кабинет аша гына алып булмый торган хезмәтләр буенча гына алып барыла.

Әлки районында Пенсия фондының алдан язылу өчен телефон номеры: 8(84346)2-17-04.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International