1 апрельдән юлларда зур йөк машиналары хәрәкәте чикләнә

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Бүгенге көннән республиканың төбәк һәм муниципаль юлларында зур йөк машиналары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә.

30 апрельгә кадәр йөкләнеше 6 тоннадан артып киткән йөк машиналарының хәрәкәте чикләнә.

Чикләү автомобиль юлларының җимерелүен кисәтү, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен кертелә. Чикләүләр автобусларда йөртүгә, азык-төлек продуктларын, хайваннарны, дару препаратларын, орлыкларны, ашламаларны йөртүгә кагылмый

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International