Әлки районында корыган үлән яну очраклары теркәлде

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Районда узган елгы үлән яну очраклары теркәлгән. Бу хакта янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Рәдис Инсапов хәбәр итә.

Аның сүзләренә караганда, узган елгы коры үлән яну ешрак ут белән саксыз эш итү яки балалар шуклыгы аркасында килеп чыга. Кагыйдә буларак, мондый яну күпчелек очракта контрольсез, зур тизлек белән һәм зур мәйданнарга тарала. Еш кына ул торак биналарга, хуҗалык корылмаларына, ә кайбер очракларда кешеләрнең тормышына реаль куркыныч тудыра. Узган ел район территориясендә 12 коры үлән һәм чүп-чар янгыны теркәлде. Аларның кайберләрендә утны торак йортларга күчерү куркынычы да булды. Бу янгын сагы хезмәткәрләренең үз вакытында һәм бердәм гамәлләре нәтиҗәсендә генә булмый калды.

Кар эреде, җир шактый кипте. Хәзер кайберәүләр коры үләнне махсус яндыра. Әмма бу туфракта файдалы микроорганизмнарга зур зыян китерә. Моннан тыш, ут күрше участокларга күчәргә, янгын китереп чыгарырга мөмкин.

Баш инспектор Рәдис Инсапов янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Коры үлән һәм чүп-чар яндырган өчен административ җәза чаралары каралган. Мондый хокук бозу өчен физик затларга 2-3 мең сум, вазыйфаи затларга – 6 меңнән 15 мең сумга кадәр, юридик затларга 150 меңнән 200 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International