Татар спортчылары live режимында континентара күнегүләр үткәрәчәк

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Коронавирус пандемиясе тормышыбызның барлык өлкәләренә дә кагылды: физик культура һәм спорт искәрмә түгел. Илдә кертелгән чикләүләр аркасында, кешеләр өйдә булырга мәҗбүр, ә балалар спорт мәктәпләрендә һәм секцияләрендә, үзләре өчен гадәтләнгән режимда, вакытлыча  спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге юк.

Бу көннәрдә өйдә калучыларга ярдәм итү һәм берләштерү өчен, Россия спорт министрлыгы социаль челтәрләрдә «Өйдә шөгыльлән. Спорт-тормыш нормасы» акциясен башлап җибәрде. Акциягә Татарстан Республикасының спорт җәмәгатьчелеге дә кушыла.

Республиканың спорт федерацияләре җитәкчеләре инициативасы белән #тренируйсядом слоганы эгидасы һәм «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында республиканың спорт федерацияләре җитәкчеләре инициативасы белән «Демография» милли проектының Татар вәкилләре, шул исәптән башка төбәкләрдә һәм илләрдә яшәүче, массакүләм күнегүләр сериясен турыдан-туры эфирда үткәрәчәкләр.

Шәхси Instagram-аккаунтларда live режимында бөтен дөньядан татарлар дәресләр уздырачак:

https://www.instagram.com/milamanzarek/- Россиянең атказанган спорт мастеры, фехтовкалау буенча җәйге Олимпия уеннарының көмеш призеры Камилла Гафурҗанова (@milamanzarek) – 3 апрель, 20:00 (мск.);

https://www.instagram.com/karina_tishchenko_/- Россиянең спорт мастеры, тхэквондо буенча дөнья һәм Европа чемпионатлары призеры Карина Тищенко (#karina_tishchenko_) - 6 апрель, 14:00 (мск);

https://www.instagram.com/arthursubhankulov/- халыкара класслы Россиянең спорт мастеры, нефть чыгару илләре арасында бокс буенча дөнья Кубогы җиңүчесе Артур Субханкулов (#arthursubhankulov) - 8 апрель, 14:00 (мск);

https://www.instagram.com/alinka_shishkanova/- Россиянең спорт мастеры, каратэ буенча Россия чемпионы Алинә Шишканова (@alinka_shishkanova) - 10 апрель, 14: 00 (мск);

https://www.instagram.com/gaysin_ramil/-Россиянең атказанган спорт мастеры, күп тапкыр Россия чемпионы, регби буенча 2013 елгы Универсиада ярышлары җиңүчесе Рамил Гайсин (gaysin_ramil) - 13 апрель, 14:00 (мск);

- Россиянең халыкара класслы спорт мастеры, самбо буенча Европа чемпионы Альберт Шәңгәрәев (@albert_ilsyrovich) - 15 апрель, 14:00 (мск);https://www.instagram.com/albert_ilsyrovich/

https://www.instagram.com/niyazji/- Россиянең спорт мастеры, дзюдо буенча Европа беренчелекләре җиңүчесе һәм призеры Нияз Билалов (@niyazji) - 17 апрель, 14: 00 (мск).

Live-күнегүләргә ике континенттан Сан-Франциско, Мәскәү, Красноярск, Казан, Уфа, Кукмара, шулай ук республиканың башка шәһәрләре һәм районнары кушылачак.

Акциянең төп затлары дәресләрне атнага өч тапкыр уздырачаклар, ә күнегүләр марафонын 3 апрельдә Камилла Гафурҗанова ачып җибәрәчәк. Аның дәресе Мәскәү вакыты белән  20: 00 сәгатьтә башлана.

Проектның төп максаты – карантин чорында төрле яшьтәге кешеләрне профессиональ спортчылар-бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар белән бергә өй шартларында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, шулай ук яшь спорт сөючеләргә чемпионнар белән шәхсән аралашу мөмкинлеге бирү.

Һәр тренировканың уртача озынлыгы 1 сәгать тәшкил итәчәк; аның зур өлеше турыдан-туры спорт күнегүләренә багышланачак, шулай ук онлайн-дәресләрне алып баручылар тамашачылар эфирга сайлап алачак, алар белән аралашачаклар һәм аларның сорауларына реаль вакыт режимында җавап бирәчәкләр.

Тренировка дәресләрендә иң актив катнашучылар өчен оештыручыларның партнерларыннан призлар һәм бүләкләр каралган. https://www.instagram.com/iskan87/Проектның инициаторы һәм координаторы-ТР WKF каратэ Федерациясе Президенты, тренер-укытучы Искәндәр Шаһин.

https://www.instagram.com/tatar_sports_union/https://www.instagram.com/puncher_shop/Проектны Айназ Якупов йөзендә татар спорт берлеге (#tatar_sports_union), шулай ук катнашучыларга бүләкләр бирүче спорт товарлары һәм «Панчер shop» экипировкасы кибете (#puncher_shop) хуплый.

ТР Спорт министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International