Әлки районында март аенда малайлар кызларга караганда өч тапкыр күбрәк туган

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Март аенда район ГХАТ бүлегендә 12 яңа туган баланы теркәделәр.

Ә елның беренче кварталында 31 баланы исәпкә алганнар.  ГХАТ бүлеге мөдире Энҗе Хәлиуллина сүзләренә караганда, малайлар күбрәк туа. Март аенда 9 малай һәм 3 кыз дөньяга килсә, елның беренче өч аенда туган 21 бала – ирләр җенесе вәкилләре. Күп балалы гаиләләр дә арта бара. Ел башыннан ун бала үз гаиләләрендә өченче, ә алтысы – дүртенче бала булып туды.

Язның беренче аенда районда 5 гаилә төзелгән. Ел башыннан 16 пар өйләнешкән. Тик узган айда ике гаилә мөнәсәбәтләрен өзде, квартал дәвамында җиде гаилә таркалды. Март аенда 26 райондашыбыз вафат булды, ел башыннан 79 кешенең гомере өзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International