Өйдә калыгыз! Россия пенсион фонды хезмәтләрен дистанцион рәвештә алыгыз, ә продуктларны - өйгә китерерләр!

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Әлки районындагы Россия Пенсия фонды үзизоляция режимын сакларга кирәклеген искә төшерә.

Пенсия фонды эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультация һәм аңлатмаларны Әлки районындагы Пенсия фондының 0-74-00, 2-17-05, 2-00-48 телефоны номерлары буенча алырга мөмкин.

Гариза бирелгән очракта, аны РПФ www.pfrf.ru сайтында Шәхси кабинет аша җибәрү мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.

Килмичә булмый икән, кабул итүгә алдан сайт аша яки 2-17-04 телефоны аша язылырга кирәк.

Кабул итү алдан язылу буенча алып барыла.

Моннан тыш, районда ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга азык-төлек, дарулар сатып алу һәм китерү өчен волонтерлар хәрәкәте эше оештырылган. Моның өчен 20-888 кайнар линия телефонына (халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге) шалтыратырга кирәк.

Беренче чиратта кирәкле әйберләр өлкән яшьтәге гражданнар акчасына сатып алына. Китерү бушлай башкарыла.

Өйдә калыгыз! Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International