1 апрельдән социаль пенсияләр арта

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Әлки районында Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 13.03.2020 ел, № 270 карары нигезендә, дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр,социаль пенсияләрне дә кертеп, 2020 елның 1 апреленнән 6,1% ка индексацияләнгән.

Татарстан Республикасында арту 659 пенсионерга кагылачак, шул исәптән 645 социаль пенсия алучылар.

Социаль пенсияләрне индексацияләү белән бер үк вакытта хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, "блокадалы Ленинградта яшәүче" билгесе белән бүләкләнгән гражданнарның, радиация яки техноген катастрофалар нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының пенсияләре дә артты.

Әйтик, инвалид балалар һәм балачактан беренче группа инвалидларның пенсия күләме артканнан соң 13454,64 сум тәшкил итәчәк.

Индексация нәтиҗәсендә I төркем инвалидларының социаль пенсиясе 11212,36 сум тәшкил итәчәк.

Искәртеп узабыз, закон нигезендә, социаль пенсияләр һәм дәүләт тәэминаты буенча пенсияләр елга бер тапкыр, 1 апрельдән пенсионерның яшәү минимумын арттыру дәрәҗәсенә күтәрелә.

Базарлы Матак

Ленин ур., 4 й.

Әлки районындагы Пенсия фонды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International