Пенсия фонды гражданнарга түләүләрне озайта

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Әлки районында Пенсия фонды Президент Владимир Путин кушуы буенча Россия Пенсия фонды, закон буенча, вакыт-вакыт документлар белән расларга тиешле түләүләрне кичекмәстән озайтуга керешүен хәбәр итә.

Бу, барыннан да элек, пенсияләргә һәм ана капиталыннан айлык түләүгә кагыла.

Мәсәлән, ата-анасын югалтканлыгы өчен пенсия алучылар хәзер 18 яшь тулу белән Пенсия фондына йөгерергә тиеш булмаячак. Элек алар бирегә килеп, үзләренең мәктәптә яки югары һәм махсус урта уку йортларының көндезге бүлегендә укулары турында белешмә китерергә тиеш була иде. Хәзер 18 яшь тулган егет яки кыз автоматик рәвештә 1 июльгә кадәр укуда дип санала. Шуннан соң Пенсия фонды органнары яшүсмернең укуы яки эшләве турында мәгълүматны үзләре алып, түләүләрне озайту-озайтмау мәсьәләсен хәл итә.

Әлеге үзгәреш, шулай ук, ышаныч кәгазе буенча пенсия алучыларга да кагыла. Элек алар елына бер тапкыр Пенсия фонды бүлекчәләренә, яки әлеге акчаларны тарату белән шөгыльләнгән оешмаларга килеп, пенсия акчаларының үзләренә чынлап та килеп җитүен дәлилләргә тиеш иде. Хәзер 1 июльгә кадәр бу кирәкми, соңгы килүегездән бер ел узса да, акча сез ышаныч күрсәткән кешенең исәбенә күчеп барачак.

“Ана капиталы” эченнән айлык түләүләр алып баручылар да хәзер Пенсия фондына үз керемнәрен раслаган белешмәләр ташып йөрмәячәк. 2020 елның 1 октябренә кадәр аз керемле гаиләләргә мондый түләүләр автоматик рәвештә озайтылачак.

Моннан тыш, әлеге үзгәреш Русия территориясендә рәсми теркәлүләре булмаган социаль пенсия алучыларга да кагыла. Закон буенча, алар елына бер тапкыр фактик яшәү урыннары күрсәтелгән гариза язарга тиеш иде. Әлегә бу норма туктатылып тора.

Әлки районында Пенсия фонды 2-17-05, 0-74-00. 2-17-04

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru кат sprrt.ru

www.vk.com/pfr_rt,

www.facebook.com/pfrrt,

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International