Ана капиталы сертификатын алыштырырга кирәкми

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Әлки районы Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, 2020 елдан ана капиталы күләме үзгәрүгә бәйле рәвештә, элеккеге сумма күрсәтелгән сертификатлар алмашуны таләп итми, күләмнең артуы автомат рәвештә башкарыла.

 

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда ана капиталы суммасы тәшкил итә:

 

2020 елдан башлап туган беренче балалар өчен 466 617 сум;

 

2007-2019 елларда туган икенче балалар өчен 466 617 сум;

 

2020 елдан башлап туган икенче балалар өчен 616 617 сум.

*әгәр элек ана капиталына хокукы булмаса, өченче яки аннан соңгы балалар өчен.

 

"Сертификатны алу вакыты буенча чикләүләр юк. Моннан тыш, 15 апрельдән Пенсия фонды сертификатларны гаризасыз рәсмиләштерәчәк, ягъни РПФның клиент хезмәтләренә шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәк булмаячак, моның өчен бары тик ЕСИАда расланган хисап язмасын гына кирәк», - Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

Мөһим! Ана капиталының күләмен һәм аның калдыгын өйдән чыкмыйча гына, РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта тикшерергә мөмкин.

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

Әлки районы, Базарлы Матак авылы

Ленин ур., 4й. тел 2-17-07 - 0-74-00, 2-17-07

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International