2020 елның 6 апреле, дүшәмбе
Коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуны булдырмау максатларында 2020елның 6 апреленнән алып аерым күрсәтмәләргә кадәрге чорда территориаль салым органнарында салым түләүчеләрне кабул итү туктатылды.
Федераль салым хезмәте гражданнарның сәламәтлеге торышы турында борчыла һәм Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында гамәлгә ашырылган интерактив сервислар аша контактсыз багланышларга күчәргә чакыра.
Кирәкле мәгълүматны Россия Федераль салым хезмәтенең 8-800-222-222 телефоны буенча алырга мөмкин.
Без, бергәләп инфекция таралуны туктата һәм илдәге хәлне тотрыкландыра алачакбыз.