Әлки районында 10 апрельдән 17 майга кадәр янгынга каршы махсус режим билгеләнә

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Әлки районында коры үләнгә ут төрткән өчен ике кеше штрафка тартылган.

Татарстан Хөкүмәте карары белән республиканың бөтен территориясендә 10 апрельдән 17 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә.

Янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Радис Инсапов әйтүенчә, махсус режим чорында торак пунктларда, балаларны савыктыру лагерьларында, торфлы участокларда һәм урман массивлары белән чиктәш ачык территорияләрдә коры үләннәрне һәм чүп-чарны яндыруны, шулай ук ачык утта (учакларда, мангалада) азык әзерләүне, пиротехник эшләнмәләр куллануны тулысынча тыю кертелә.

Махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда ачык ут яки коры үлән яндырган өчен административ җаваплылык ике тапкырга арта.  Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен гражданнарны - 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларны - 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат төземичә гамәлгә ашыручы затларны - 30 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларны - 200 меңнән 400 мең сумга кадәр күләмдә штрафка тартырга мөмкиннәр.

Узган ел районда кипкән үләнне, чүп-чарны яккан өчен 20 000 сумлык штрафка  10 граждан һәм 45 000 сумга 3 вазыйфаи зат җәлеп ителгән.

"Быел коры үлән яну очраклары булды инде. Бүгенге көндә кипкән үләнне яндырган өчен бер җитәкче 6000 сумлык һәм бер гражданин 2 000 сумлык җаваплылыкка тартылган", - ди Радис Инсапов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International