9 апрель көнне “Хузангай” ширкәте механизаторлары сабан культуралары чәчүгә керештеләр.
Вячеслав Илюхин һәм Александр Крылов К-744 тракторларында тагылма чәчү комплекслары белән арпа чәчә башладылар. Хуҗалыкның баш агрономы Юрий Льдинов әйтүенчә, быел хуҗалыкта 6 мең гектарда арпа чәчәргә уйлыйлар. Тагын 2500 гектар борчак чәчү планлаштырыла.
Район хуҗалыкларында дым каплату, ашламалар кертү эшләре дәвам итә.