Әлкилеләрне волонтер булырга чакыралар

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

Өлкән яшьтәгеләргә ашамлыклар, дарулар илтү, коммуналь түләүләр башкаруда ярдәм итәргә теләүчеләр волонтер була алалар.

 

Илгә бәла килгәндә битараф калмаучы райондашларыбыз байтак. Үзизоляция шартларында өлкән яшьтәге  ялгыз кешеләргә  ярдәм итү белән бүген 65 кеше шөгыльләнә. Аларның сафлары тулыланса тагын да яхшы булыр иде. Бу эшкә 18 яшьтән өлкәнрәк егетләр һәм кызлар чакырыла. Олылар турында кайгыртучанлык күрсәтергә теләк белдерүчеләрнең район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә шылтыратулары сорала. Тел.2-11-27.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International