“Әлки хәбәрләре” почтальоннар арасында бәйге игълан итә

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

“Татмедиа” җәмгыяте филиалы - “Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясе быелның икенче яртыеллыгына яздыру буенча почта хезмәткәрләре арасында бәйге игълан итә.

Конкурста икенче яртыеллыкка беренчеләрдән булып иң күп кешене яздыручылар, алдагы подписка дәрәҗәсен саклап калучылар яисә арттыручылар – почта бүлекчәләре җитәкчеләре һәм почтальоннар – “Татмедиа” филиалы дипломнарына, кыйммәтле бүләкләргә ия булачак.

Әлки районының бердәнбер мәгълүмат чарасы булган газета һәр йортка килсен өчен бергәләп тырышыйк, коллегалар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International