2020 елның 13 апреле18 сәгатьтән 14 апреле 09 сәгатькә кадәр метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү – консультация

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

2020 елның 14 апрелендә төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Таймый торган аяк киеме әзерләгез. Сак булыгыз, ашыкмагыз, өслекнең тигезсезлеген истә тотып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина яки чәнечкеле очлы махсус таяк  кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, егылу биеклеген киметү өчен утырыгыз.

Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт туктаулардан тыелып калырга кирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә. Туктаган вакытта Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтү йөзеннән тормоз педаленә берничә тапкыр басып  сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда ерактан югары күрүчәнлек жилетын кулланырга.

Хәрәкәт җанлы урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм тәбәнгә төшкәндә куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итәргә.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына үтәргә киңәш ителә. Трассада хәрәкәт итүче транспорт булганда йөгереп чыкмаска, чөнки тайгак юлда автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә.  Ерактан югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.

 

Машина йөртүчеләргә:

  1. Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк;
  2. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк;
  3. Кинәт туктаулардан тыелып калырга кирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә.
  4.  Туктаган вакытта Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтү йөзеннән тормоз педаленә берничә тапкыр басып  сигнал бирергә.
  5. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.
  6. Хәрәкәт җанлы урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм тәбәнгә төшкәндә куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итәргә.

Җәяүлеләргә:

  1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
  2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына үтәргә киңәш ителә, күз күреме җитмәгәнлектән һәм тайгак юл катламы аркасында машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт таләп ителүен истә тотыгыз;
  3. Юл өлешен үтү өчен, мөмкин булганча, җир өсте яисә җир асты җәяүлеләр кичүләрен генә файдаланырга;
  4. Трассада хәрәкәт итүче транспорт булганда йөгереп чыкмаска;
  5.  Бары тик транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә.
  6.  Ерактан югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

 

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International