Әлки районында 27 өлкән кеше “кайнар линия”гә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Шул уңайдан “Кайгырту” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында “кайнар линия” телефоны эшли башлады. Аның номеры – 88434620888.

“Кайнар линия”гә шылтыратып, вирус таралуны кисәтү чаралары, үзизоляция мәсьәләләре, чикләү чаралары чорында махсус рөхсәт алу юллары хакында консультация алырга була. Шулай ук 60 яшьтән олырак өлкән кешеләргә ашамлыклар, медикаментлар,  иң кирәкле башка товарлар китерүгә заявкалар кабул ителә.

Пенсионерларга махсус төзелгән волонтерлар отряды вәкилләре һәм “Кайгырту” үзәге белгечләре ярдәм күрсәтә.

“Кайнар линия” телефоннары дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00-18.00 сәгатьләрдә, шулай ук шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 8.00-18.00 сәгатьләрдә (әбәтсез) эшли.

“Кайнар линия” телефоны эшләгән чорда ярдәм сорап 27 өлкән кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 15 проценты ашамлыклар һәм дарулар китерүне  сораган, калганнары консультация алу максаты белән шылтыраткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International