Игътибар! Республика эшмәкәрләре өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне үткәрү турында

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралу сәбәпле, Россия Федерациясе территориясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе (алга таба - идарә) үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2020 елның 15 апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр дистанцион форматта Интернет челтәрендә турыдан-туры трансляцияләүне оештыру юлы белән идарәдә эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрә.

 

Идарә эшкуарларга-татарстанлыларга, Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуны кисәтү максатларында, эшкуарлар өчен «Ачык ишекләр» көнендә дистанцион рәвештә катнашырга тәкъдим итә.

 

Әлеге трансляциягә кушылырга һәм кызыксындырган сорауларны түбәндәге сылтама буенча күчеп бирергә мөмкин https://youtu.be/cb24zsscj3E

 

Бердәм "Ачык ишекләр" көненең максаты-идарә компетенциясе кысаларында эшкуарларга түләүсез консультацион ярдәм күрсәтү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International