Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлки муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды.ТР Президентын сәфәре барышында Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин озата йөрде.
ТР Президенты эшкуарларның җитештерү базасында эшләрнең барышы белән танышты. Биредә ул ике ел элек булган һәм хезмәтне оештыруга югары бәя биргән. Аннан Түбән Әлкидә Ата елгасы аша яңа күпер дә карады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Кызыл Шәрык-Агро” хуҗалыкларында һәм “Хузангай” ширкәтендә язгы чәчүнең барышы белән танышты, бу җәмгыятьнең сөт комплексында да булды.
Республика җитәкчесе районда инфекция таратуга каршы чаралар ничек оештырылуы белән кызыксынды.