Әлки районында җитештерелгән ярмаларны бик теләп сатып алалар.

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, коронавирус куркынычыннан саклану кагыйдәләрен үтәп, тулы куәткә эшләр дәвам итә.

Кичә район башлыгы Александр Никошин “Хузангай” җәмгыятендә булды. Биредә ул ярмалар ярдыру, эшкәртү цехларын, аларны капларга тутыру эшләренең барышын карады.

“Хузангай”да бу көннәрдә тәүлек саен дүртәр тонна карабодай, борчак, тары ярмалары җитештерелеп сәүдә нокталарына озатыла. Аларны халык яратып сатып ала. Әлки җирендә үстерелгән әлеге тәмле, сыйфатлы ярмаларны район үзәгендәге кибетләрдә дә алырга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International