Әлки районы: Түбән Биктимер авылы тәртипкә китерелде

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Түбән Биктимер авылы урамнарын, тыкрыкларын җыештыру буенча өмәләр булып узды.

Өмәләрне оештыруда авыл имамы Ришат хәзрәт Шәяхмәтов башлап йөргән. Клуб, кибет, ФАП хезмәткәрләренә кушылып авыл халкы да чисталык урнаштыруда эшләгән.

Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре өмәнең коронавирус чиреннән саклану чараларын үтәп оештырылуын контрольгә алган. Халык тиешле дистанция саклап, урамның төрле өлешләрендә эшләгән.

Нәтиҗәдә  авыл урамнары чистарып, ямьләнеп калган. Халык әле май бәйрәмнәренә кадәр авылдагы баганаларны да  агартып чыгарга планлаштырып куйган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International