Россия Президенты ана капиталы программасына үзгәрешләр кертүче Федераль законны раслады. Кабул ителгән төзәтмәләр гаиләләргә дәүләт ярдәме суммасын арттыра, ана капиталын куллануның яңа мөмкинлекләрен беркетә, капиталны куллануны гадирәк һәм уңайлырак итә, шулай ук программаның гамәлдә булу вакытын озайта.
Гаиләләр ана капиталын тизрәк алсын өчен, агымдагы елның 15 нче апреленнән пенсия фонды сертификатларны актив рәвештә бирү эшенә керешәчәк. Ягъни, бала тугач та, ана капиталы автомат рәвештә рәсмиләштереләчәк һәм гаилә, сертификат алу өчен мөрәҗәгать итмичә, аның белән эш итә алачак. Ана капиталына хокук бирүче мәгълүмат пенсия фондына ГХАТ (ЗАГС) язмаларының дәүләт реестрыннан киләчәк. Сертификатны рәсмиләштерү турындагы мәгълүматлар пенсия фондының мәгълүмат системасында теркәлә һәм пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында ананың шәхси кабинетына җибәрелә. Тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен сертификатны рәсмиләштерүнең элеккеге гариза тәртибе саклана, чөнки уллыкка алу турындагы мәгълүматларны тәрбиягә бала алган ата-аналар үзләре генә тапшыра ала.
Ана капиталы программасы озайтылды
Ана капиталы программасы биш елга – 2026 ел ахырына кадәр озайтылды. Бу вакытка кадәр 2020 елдан башлап яңа туган яки тәрбиягә бала алган барлык гаиләләр ана капиталы рәвешендә дәүләт ярдәме чараларына хокук алачак.
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru
Әлки районында Пенсия фонды:
Базарлы Матак авылы, Ленин ур., 4й.
Элемтә өчен телефоннар: 2-17-05, 2-17-07, 2-00-48