Район үзәгендә 69 урам бар. Шуларның уннан артыгы әлегә асфальтланмаган. Шушы көннәрдә Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты Көнбатыш, Филиппов, Тимирязев, Волков, Луговая, Афанасьев урамнарында юлларны күп тапкырлар грейдлау эшенә кереште. Көзге-язгы чорда бу юлларда тирән чокырлар барлыкка килде. Кайбер урыннарда ком, балчык салалар.
Бер үк вакытта һәр урамда янган яктырткыч лампалары алыштырыла.