Район үзәгендәге күп фатирлы йортларның ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча билгеле бер эш алып барыла.
Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин сүзләренә караганда, әлеге йортларның иске котельныйлары сүтелгән, агачлар киселгән, мәйданчыклар чистартылган.
Тиздән бу территорияләрдә электр үткәрү, тротуарлар салу, балалар өчен уен мәйданчыклары, ял итү почмаклары төзү эшләре башланачак.