"Әлки хәбәрләре» гә 61 сумга арзанрак язылыгыз

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

20-30 апрельдә «Әлки хәбәрләре» газетасына 2020 елның икенче яртысына ташламалы бәядән язылырга мөмкин булачак.

Район газетасына алдагы 10 көндә язылуны рәсмиләштерү 61 сумга арзанрак. 6 айга язылу бәясе халык өчен ташламалы бәядән 722 сум 4 тиен тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, газетага өйдән чыкмыйча гына язылырга мөмкин. Моның өчен яшәү урыны буенча почта бүлекчәсенә яки почтальоннарга шалтыратырга кирәк. Почта бүлекләренең телефон номерлары район газетасы сайтында да урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International